Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы яңа төрле алдау ысулы хакында кисәтә

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы яңа төрле алдау ысулы хакында кисәтә. Бу юлы кырыгалдарлар халыкка пенсия һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясыйбыз дигән тәкъдим белән акча урлый башлаган. Казанда шундый очрак теркәлгән инде.

Полициягә башкалада яшәүче 77 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар аның 900 мең сум акчасын урлаган. Зыян күрүче сүзләренә караганда, кырыгалдар, телефоннан шалтыратып, үзен «социаль яклау бүлеге белгече» дип таныштырган, пенсия һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча исәп-хисап эшләргә кирәк дип әйткән. Матди компенсацияне пенсия счетына җибәрәбез дигән тәкъдим белән, шәхси мәгълүматны соратып алганнар. Барлык күрсәтмәләрне үтәгәннән соң, пенсионер ханым акчасыз калуын аңлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре