Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге кисәтә: мошенниклар тозагына эләкмәгез!

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары, пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә, аннары SMS-хәбәр буенча килгән кодны соратып алалар.

Фонд хезмәткәрләре мондый очрак килеп чыкса, зыян күрүдән саклану өчен, шалтыратучылар белән сөйләшмәскә өнди. Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, SMS-хәбәр буенча килгән парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта өлкән туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Фондның барлык хезмәтләре бары Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләре яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына күрсәтелә, дип ассызыклады. «Безнең хезмәткәрләр гражданнарның яшәү урыннарына барып, нинди дә булса түләүле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән йөрмиләр, бездә барысы да бушлай башкарыла», – дип билгеләп үтте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре