Татарстанда ике түрәгә: Дәүләт алкоголь инспекциясенең лицензияләү бүлеге башлыгына һәм Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты дәүләт инспекторына коррупцион җинаять кылуда гаепләү белдерелгән. Алар ришвәтчелектә арадашчылык итү һәм ришвәт алу статьялары буенча гаепләнелә. Бу хакта «Реальное время» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
«Реальное время» ачыклаганча, Казанның Яңа Савин районы суды 20 ноябрьдә ришвәт алуда шикләнү буенча тоткарланган Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең лицензияләү бүлеге башлыгы Илдар Хуҗинны өй арестына озаткан. Күздә тотылган арадашчы – Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторы Артур Газизуллин шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән җибәрелгән. Дәүләт комитеты инспекторы 2025 елның маеннан октябрьгә кадәр арадашчы булып, Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек башлыгына 150 мең сум тапшырган. Бу акчаны Казан эшмәкәре, законны читләтеп, хәмер продукциясе сатуга лицензия алуда ярдәм итүләре өчен биргән.
Нәтиҗәдә эшмәкәр Казандагы ике сәүдә ноктасы өчен хәмер сатуга лицензия алган.
Гаепләнелүчеләр җинаятькә катнашы булганлыкларын тану гына түгел, бәлки хокукка каршы башка гамәлләре турында да күрсәтмәләр биргән. Җинаять эшен тикшергәндә, бу яңа очраклар буенча да хокукый бәяләмә биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез