Газетага язылу

Татарстан Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайлаучылар өчен Россиянең иң үтемле төбәк парламенты дип табылды. «Россия төбәкләре парламентларының ачыклык рейтингы» нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

«1870» шәһәр идарәсен үстерү фонды тарафыннан үткәрелгән тикшеренү 2023 елдан алып 2025 елның уртасына кадәрге чорны үз эченә ала, дип яза «Коммерсант»ка сылтама белән «Татар-информ».

РФ субъектлары парламентларының эшчәнлеге карарлар кабул итүнең ачыклыгы, закон чыгару эше, кире элемтә, шулай ук эчке ачыклык, социаль үтемлелек һәм гамммәви мәгълүмат чараларында партияләрнең тигезлек гарантияләре буенча бәяләнгән.

ТР Дәүләт Советы 81,8 балл җыеп, рейтингта беренче баскычында урнашты. Икенче урында – Байкал арты Закон чыгару җыены (80,63), өченчедә - Әстерхан өлкәсе Закон чыгару җыены (78,69). Беренче унлыкка шулай ук Санкт-Петербург, Алтай крае, Якутия, Томск һәм Самара өлкәләре, Төньяк Осетия һәм Хабаровск крае парламентлары кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре