Татарстан Дәүләт Советына 30 ел тулу уңаеннан котлаулар килә

Татарстан Дәүләт Советына 30 ел тулу уңаеннан парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә илебезнең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләреннән һәм төбәкләрнең законнар чыгару җыеннары рәисләреннән котлау телеграммалары килү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: беренче чакырылыш Дәүләт Советының тәүге утырышы 1995 елның 30 мартында узган. Моңа бәйле рәвештә, иртәгә узачак Дәүләт Советы утырышында “Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында” мәсьәлә каралырга тиеш. Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы көтелә.

Татарстанда яшәүчеләрне республиканың иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга уңаеннан Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Түбән Новгород өлкәсенең Законнар чыгару Җыены Рәисе Евгений Люлин, Башкортстан Республикасы Корылтае – Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев, Пермь краеның Законнар чыгару Җыены Рәисе Валерий Сухих, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев котлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре