Татарстан Дәүләт Советында республика Рәисе каршындагы ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышы булды. Утырышта чыгыш ясаучылар республикадан читтә яшәүче татарлар белән эшчәнлекнең мөһим юнәлешләре турында сөйләде.
Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, 2024 елның Татарстан өчен халыкара чараларга бай булуын билгеләп үтте. Аерым алганда ул БРИКС саммитын телгә алды. Әлеге чараның халыкара элемтәләрне ныгытуда уйнаган ролен билгеләп үтте һәм республикага карата ышанычның артуын әйтте.
Читтәге ватандашлар белән эшләүдә, халыкара элемтәләрне барлауда Татарстан Рәисенең роле дә бәяләп бетергесез. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, үзенең эш сәфәрләре вакытында да Рәис татарлар белән күрешергә һәм, иң мөһиме, аларны ишетергә тырыша.
– Әлеге эш билгеле бер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Аның ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы диаспоралар вәкилләре, татар эшкуарлары катнашында чаралар үткәрә. Россиядә һәм аннан читтә бизнеста уңышка ирешкән ватандашларыбыздан республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычы куелган, - дип искәртте Парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, координацион совет чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән генә түгел, ә Россия Федерациясе субъектларындагы татар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономияләр һәм бизнес вәкилләре белән дә хезмәттәшлек итү бурычын да күз уңында тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез