Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышы башланды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Көн тәртибендә 22 мәсьәлә, шул исәптән, 13 республика закон проекты һәм 1 федераль закон проект каралачак. Республика закон проектларының барысы да беренче укылышка әзерләнгән.
Утырышта Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдиновның 2024 елда полиция эшчәнлеге буенча хисабы да каралачак. Шулай ук, депутатлар 2024 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад тыңлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез