Газетага язылу

Татарстан Дәүләт Советының Парламент үзәге ачылуга 20 ел тулды

Бүген Татарстан Дәүләт Советының яңа парламент үзәге ачылуга 20 ел тула.

2006 елда бу өй туе гына түгел, ә республиканың төрле яклап яңаруга һәм цифрлаштыруга, хакимиятнең ачыклыгына йөз тоткан яңа чор  башлануын аңлаткан вакыйга иде.

Яңа парламент үзәге ачылу белән Дәүләт Советында күп нәрсә үзгәрде: теркәү системасы яңартылды, электрон тавыш бирү барлыкка килде, заманча телевидение комплексы сафка басты. Утырышлар залларында синхрон тәрҗемә, шулай ук теле-, радио - һәм интернет-трансляцияләр оештыру мөмкинлеге барлыкка килде. Моннан тыш, яңа үзәккә китапханә, музей, рәсми делегацияләрне кабул итү залы, массакүләм мәгълүмат чаралары эше өчен берничә зал кертелгән.

Парламент үзәгенә даими рәвештә чит ил делегацияләре, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары килә — алар өчен парламент эше һәм закон чыгару нигезләре белән таныштыру өчен экскурсияләр оештырыла.

 

Парламент үзәген ачу тантанасы 2006 елның 12 октябрендә өченче чакырылыш Дәүләт Советының 26 нчы утырышы башланыр алдыннан булды. Моннан егерме ел элек символик тасманы Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе (2006 елда – Дәүләт Советы Рәисе) Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Рәисе (2006 елда - Татарстан Премьер-министры) Рөстәм Миңнеханов кистеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге вакыйганың тарихи булуына басым ясаган иде, чөнки элеккеге утырышлар залы хәзерге парламентка совет чорыннан ук мирас булып калган. "Мөгаен, күпләрнең республика өчен хәлиткеч карарлар – Дәүләт суверенитеты турында Декларация, Татарстан Конституциясе кабул ителгән, республикабызның киләчәге турында бәхәсләр барган иске залны сагынулары да бардыр. Депутатлар корпусының шундый ук җаваплы дәвамчанлыгы бу биналарда да сакланыр дип уйлыйм", –  диде ул.

Минтимер Шәймиев парламент үзәген ачу аның өчен гаҗәеп вакыйга булуын билгеләп үтте, бигрәк тә соңгы дистә елларда барган сәяси реформаларның актив процессын исәпкә алып.

Шушы егерме ел эчендә Парламент үзәге Татарстанның яңа сәяси культура символына әверелде — ачык, заманча һәм кешегә юнәлдерелгән. Нәкъ менә монда бүген республиканың киләчәген билгеләүче законнар туа һәм җәмгыять белән даими диалог алып барыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре