4 апрельдән 10 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль – концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Коллектив «Бөек Җиңү – Бөек халык!» концерт тамашасын тәкъдим итәчәк.
Россия Федерациясе Мәдәният министры Олтга Любимова сүзләренчә,«Бөтенроссия гастроль-концерт планының төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк халыкны милли коллективлар һәм театрлар иҗаты белән таныштыру. Ел саен проектка яңа катнашучылар өстәлә, иҗади гаиләбезнең даими үсүенә ихластан шатбыз. Шул рәвешле, безнең уникаль мәдәни традицияләр, музыка һәм театр мәктәпләре сакланып кына калмый, ә бөтен Россия буйлап үз тамашачысын да таба».
Сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — бию, җыр, музыка һәм костюм сәнгате аша халыкның, аның гореф-гадәтләренең якты һәм хак образын тудыручы уникаль коллектив. «Без-Россия» программасы ярдәмендә һәр милли коллектив һәм театр үз гастрольләрен киңәйтү, Россиянең кечкенә шәһәрләрендә яшәүчеләрне күпмилләтле илебезнең чын мәдәни байлыгы белән таныштыру мөмкинлеген алды»,- ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез