Татарстан Республикасында язгы ташу дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә Зөя елгасында һәм аның кушылдыкларында су биеклегенең сизелерлек күтәрелүе (73 сантиметрдан алып 155 сантиметрга кадәр) теркәлгән.
Кама алды елгаларында су - 15-68 сантиметрга, ә Туйма елгасында 111 сантиметрга күтәрелгән.
Кама аръягында да шундый хәл күзәтелә: күпчелек елгаларда су 17-87 сантиметрга күтәрелгән. Кече Чирмешән елгасында (+124 сантиметр) һәм Актай елгасында (+227 сантиметр) суның интенсив рәвештә күтәрелүе күзәтелә. Шул ук вакытта, Мәллә, Минзәлә һәм Ык елгаларында су, киресенчә, бераз кимегән – 24-39 сантиметрга.
Суның интенсив рәвештә күтәрелүе нәтиҗәсендә тугайларны су баскан. Мәсәлән, Приозерная авылы янында, Кече Чирмешән елгасында су ярларыннан ташып чыккан һәм елга тугае бер метр су астында калган. Шундый ук хәл Чүти авылы янында, Гөбенә елгасында да күзәтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез