Татарстан федераль казнадан 880, 4 миллион сум акча алачак

Эшсезләргә пособие түләү өчен Татарстан федераль казнадан 880, 4  миллион сум акча алачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы хөкүмәт карарын имзалаган.

Россия Хөкүмәте төбәкләргә барлыгы 35,3 миллиард сум акча бирергә карар кылган. Болар – өстәмә акчалар. 31 августка кадәр федераль казнадан эшсезлек буенча пособие түләүгә 109,4 миллиард сум акча тотылган иде. Ул сумма бюджетта каралганнан 83 процентка күбрәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

эшсезләр

Көн хәбәре