Татарстан финанс министрының беренче урынбасары билгеле

Рөстәм Аюкасов Татарстан финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры вазыйфасына билгеләнгән. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән Министрлар Кабинеты боерыгына кул куйган.

Аюкасов моңа кадәр финанс министры урынбасары вазыйфасында эшләгән.
Финанс министрының элекке беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов исә гыйнвар аенда финанс министры итеп билгеләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре