5 апрельдә Татарстан гимны авторы, шагыйрь-фронтовик, драматург Рамазан Биктимеровның тууына 100 ел тулды. Бу хакта "Заман сулышы" хәбәр итә.
Рамазан Биктимеровның 100 еллыгы уңаеннан Лениногорск Мәдәният сараенда 6 апрельдә "Җырларда очрашу" дип исемләнгән концерт узачак. Анда Татарстан язучылары да катнашыр дип көтелә. Рамазан Байтимеров сүзләренә, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова көйләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Әдәбият, җыр-моң сөючеләрне мәдәният сараенда көтеп калалар. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Гимн сүзләренең авторы, шагыйрь Рамазан ага Байтимеровның кызы Гөлшат ханым әтисенең 100 еллыгы уңаеннан шигырьләрен җыйнап, бәләкәй генә китап та әзерләгән.

Кызы әйткәнчә, сикәлтәле була Рамазан аганың тормыш юллары. Хәтта бу халәт үзе бакыйлыкка күчкәч тә дәвам итә. Монысы бигрәк тә Татарстан гимнының сүзләренә кагыла. Гөлшат ханым бу хакта менә ниләр сөйли:
– Әтием «Туган ягым» шигырен ТАССРның 50 еллыгына багышлап, 1970 елда иҗат иткән иде. Композитор Рөстәм Яхин аңа көй язды. Аларның бу иҗат җимеше патриотик җырлар бәйгесендә җиңү яулады. Бик тиз популярлык казанды. Профессиональ җырчылар да бик яратып җырладылар аны. Хәтерлим әле, телевизордан яңгыраган вакытта әтием бар көченә кычкыртып тыңлый, безгә сиздермәскә тырышып горурлана иде. Бәйсезлек яулаган Татарстанга гимн кирәк булды. Бәйгенең финалына ике җыр чыкты: Габдулла Тукай сүзләренә татар халык җыры «Тәфтиләү» һәм Рөстәм Яхинның әтием шигыренә язган җыры – «Туган ягым». Ул вакытта гимнны сүзсез генә расладылар.
Бервакыт шулай «Парламент сәгате» тапшыруында шагыйрь, депутат Разил Вәлиев: «Гимнга сүзләр барыбер кирәк», – дигән тәкъдим белән чыкты. Гимн сүзләренә конкурс игълан иттеләр. Шул вакытта Татарстан Язучылары берлеге рәисе вазыйфаларын башкарган Илфак Ибраһимов мондый киңәш бирде: «Син архивтан әтиеңнең шигырен эзләп тап та берәр шагыйрьгә эшкәртергә бир», – диде. Мин, тәртипле кеше дип белгәнгә, Гәрәй Рәхимгә тукталдым. Ул үзе дә әтине яхшы белә иде. Ә матбугатта әтиемне беренче булып Туфан Миңнуллин яклап чыкты. Һәм аның сүзләре хак булды, – дип искә ала гимн авторының кызы.
https://vatantat.ru/2023/02/106124/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез