Татарстан һәм Казахстан дәүләт архивлары уртак проектлар булдыру турында килеште

Төньяк Казахстан дәүләт архивы делегациясе һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Меморандум Казахстан Республикасы делегациясенең Татарстанга рәсми сәфәре барышында төзелде, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документ Татарстан белән Казахстан арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек итүне, тәҗрибә уртаклашуны, фәнни тикшеренүләр уздыруны һәм мәдәни-агарту проектлары әзерләүне күздә тота», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Пәнҗешәмбе, 30 октябрьдә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында ТР Дәүләт архивы ярдәме белән оештырылган күргәзмә ачылды. Экспозиция Казахстанның тарихи һәм документаль мирасы турында сөйли. Җомга, 31 октябрьдә, Казахстан делегациясе Нурсолтан Назарбаев исемендәге скверда казах шагыйре һәм фикер иясе Абай Кунанбаев һәйкәленә чәчәкләр салды. Кунаклар шулай ук Камал театрындагы концертны да карады. Шул ук көнне, 31 октябрьдә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәре барышында әлеге илнең Президенты Касыйм-Жомарт Токаев белән очрашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре