Татарстан һәм Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы арасында килешү имзаланды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ президенты Игорь Артемьев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Артемьев имза салды.

Документ Татарстан территориясендә биржа һәм биржадан тыш товарлар сатуларны үстерү максатларында якларның актив хезмәттәшлеген күздә тота, бу республикада җитештерелә һәм сатып алына торган товарларга конкуренция үсешенә һәм гадел базар бәяләрен формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш.

Биржа инфраструктурасын куллану җирле компанияләргә сәүдә процедураларын шактый дәрәҗәдә цифрлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, кәгазь документ әйләнешен бетерәчәк. Килешү шулай ук коммерциячел предприятиеләр һәм субъект хакимияте органнары тарафыннан Петербург биржасының биржа һәм биржадан тыш индексларын куллану мөмкинлеген күздә тота.

"Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан башка төбәкләр белән сәүдә кысаларында Петербург биржасы тәкъдим итә торган инструментларны куллану аларга потенциаль партнерлар санын киңәйтергә, арадашчыларның кирәкмәгән чылбырларын төшереп калдырырга, чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк. Республиканың эчке базарына килгәндә исә, биржа индексларын куллану төбәк һәм муниципаль бюджетларны тагын да нәтиҗәлерәк формалаштырырга, табигый монополияләр эшчәнлеген контрольдә тотарга ярдәм итәчәк», – диде Петербург биржасы президенты Игорь Артемьев.

Игорь Артемьев һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук биржага республика җитештерүчеләрен чыгару, «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында» 223-ФЗ номерлы кысаларында төбәк оешмаларының биржада товарлар сатып алу мөмкинлеге, шулай ук Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең үз ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу турында фикер алыштылар.

Очрашуның аерым темасы - товар биржасында партнерлык финанслау инструментларын булдыру. Бу традицион кредитка максималь якын ислам финанславы продукты булган товар мурабахын эшләтеп җибәрү өчен ислам биржа контрактлары стандартларын кертүне үз эченә ала.

"Ышанам ки, мөселман дөньясы илләре белән элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту кысаларында Петербург биржасы эшчәнлегенә ислам принципларын кертү зур потенциалга ия. Ул ислам финанслары һәм товар биржаларының эш стандартлары мөмкин кадәр якын булуга бәйле: бу гаделлек һәм конкурентлык», – дип ассызыклады Игорь Артемьев.

"Петербург биржасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлегебезнең дәвам итүе сөендерә. Бүген имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешү конкурентлык мохитен формалаштыру өчен, ә иң мөһиме – үтә күренмәле һәм гадел сәүдә итү өчен тиешле шартлар тудыруга ярдәм итәчәк. Документ шулай ук биржа сәүдәсе өлкәсендә белгечләрнең белемнәрен камилләштерүгә юнәлдерелгән, һәм бу югары квалификацияле кадрлар булдыру юлында мөһим адым. Петербург биржасы үз эшенә ислам принципларын кертә, һәм мондый заманча караш ислам илләре белән мөнәсәбәтләребезне ныгытуга ярдәм итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен:

Петербург биржасы - нефть продуктлары, нефть, нефть химиясе, табигый газ, СУГ, металл, агач һәм төзелеш материаллары, минераль ашламалар һәм авыл хуҗалыгы товарлары базарларында, шулай ук ашыгыч базарда биржа сатуларын оештыручы Россиянең иң эре товар биржасы.

Россиянең эчке базарына китерелә торган төп нефть продуктларының өчтән береннән артыгы биржада сатыла. Петербург биржасы Россия товарларына гадел бәяләрне билгеләүнең үтә күренмәле механизмын формалаштыра.

Биржа 2008 елның маенда оештырылган. Биржа лицензиясе һәм клиринг эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия сайтта урнаштырылган. Биржаның үзәк офисы Мәскәүдә урнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре