Анда үсеш мәсьәләләре, төрле проектлар һәм киләчәккә эш планнары турында фикер алышу булды. Утырышта төп мәсьәлә итеп яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә, экологик агарту һәм төбәкнең мәдәни мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән өч проектны: “Татарстан авазлары”, “Яшел десант” һәм “Казан мәчеләре” проектлары каралды. Утырышта катнашучылар иң элек “Татарстан авазлары” проекты турында сөйләштеләр.
Моннан тыш “Яшел десант” проекты – Татарстан шәһәрләре һәм бистәләрен яшелләндерү, яшьләр арасында экологик культура формалаштыру буенча экологик инициатива каралды. Аның белән КГЭУның 3нче курс студенты, башлангыч авторы һәм җитәкчесе Артем Хаҗиев таныштырды. Артем әлеге проектның тормышчан гамәлләр белән экологик агартуны берләштерәчәге турында сөйләде.
Урманнарны саклау – глобаль бурыч кына түгел, ә бүгенге конкрет эшләр дә! Яшь агачларны хәтәр янау ихтималы булган урыннардан (электр чыбыклары астыннан һәм торбаүткәргечләр яныннан) куркынычсызрак урыннарга күчереп утырту: шул рәвешле кимендә 100 үсентене коткарып калу күздә тотыла. 9-12 яшьлек мәктәп укучылары өчен экодәресләр үткәреләчәк. Шулай итеп, алар иҗат һәм күрсәтмә материаллар аша урманны саклауның ни дәрәҗәдә кирәкле булуын белеп үсәчәк. Шулай ук 18-35 яшьлекләр өчен “Россия тыюлыклары” интеллектуаль бәйгесе оештырыла.
Агарту чаралары кимендә 140 кешене җәлеп итәчәк, һәм бу эшнең башы гына әле! Өченче башлангыч – “Казан мәчеләре”.
Татарстан башкаласының рәсми булмаган символларының берсенә багышланган мәдәни‑агарту проекты бу. Аны башкарма директор Полина Атеева тәкъдим итте. Ул әлеге чара кысаларында шәһәрнең төп истәлекле урыннары янында урнаштырылган 15 бронза мәче сыны буенча шәһәр туристлык маршрутын булдыруның күздә тотылуы турында сөйләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез