2026 елда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан Татарстанның Язучылар берлеге каләм ияләре, галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында «Тукай йолдызлыгы» дип аталган ябык конкурс игълан итә.
Бәйгегә татар телендә язылган, моңа кадәр мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр һәм дәрес планнары кабул ителә. Татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын яңа әсәрләр иҗат итәргә кызыксындыру, яңа авторларны барлау, Габдулла Тукай һәм аның чордашлары исемен мәңгеләштерү, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында шагыйрь иҗатына, шәхесенә игътибарны арттыру – бәйгенең максаты әнә шулардан гыйбарәт.
Әсәрләр инде 1 марттан кабул ителә башлады. Катнашырга теләк белдерүчеләрнең 2026 елның 21 февраленә кадәр вакыты бар.
Бәйгедә катнашучыларның исемнәре жюри әгъзаларына билгеле булмаячак. Тәкъдим ителә торган әсәрнең титул битендә фаразланган номинация күрсәтелергә тиеш. Бер номинациядә бары тик бер әсәр белән генә катнашып була. Катнашырга теләк белдерүчеләр тулырак мәгълүматны Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында таба ала.
Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2026 елның апреленә билгеләнгән. Җиңгән әсәрләр «Казан утлары» журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк. Авторларның 200 мең сумга кадәр акчалата бүләккә ия булу мөмкинлеге бар.
Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез