2025 елның җиде аенда Татарстан Идел буе федераль округында уртача айлык хезмәт хакы буенча беренче урында. Бу хакта Росстат хәбәр итә.
Республикада гыйнвардан июльгә кадәр уртача хезмәт хакы 84 701 сум тәшкил итә. Идел буе федераль округында лидерлар өчлегенә 80 510 сум хезмәт хакы белән Пермь крае, Башкортостан - 72 065 сум белән кергән.
Идел буе федераль округында ңң аз айлык хезмәт хакы алучылар Саратов өлкәсендә - 64 057 сум, Пенза өлкәсендә - 64 549 сум, Мордовиядә-64 977 сум. Тулаем алганда, Идел буе федераль округы буенча уртача хезмәт хакы 74 246 сумга җитә, Россия буенча – 96 680 сум.
Илдә Үзәк федераль округында иң зур уртача хезмәт хакы -121 637 сум, Ерак Көнчыгышта - 108 347 сум, Төньяк-Көнбатышта - 102 557 сум.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез