Татарстан Идел буе федераль округында мәдәни чараларда катнашу саны буенча лидер булды

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында мәдәни чараларга бару буенча лидер булды һәм Россия төбәкләре арасында беренче унлыкка керде.

2024 елда мәдәни чараларга 103 244 мең килү теркәлгән, һәм бу күрсәткеч 2023 елдан 10%ка артык, үсеш темпы план күрсәткечләренә карата 130% тәшкил иткән.

Татарстаннан читтә куелган куелышлар белән кызыксыну сизелерлек арткан. Россия Федерациясе субъектларында тәкъдим ителгән спектакльләрдә тамашачылар саны буенча Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль театрлары 2024 ел йомгаклары буенча Россиядә 2 урында тора.

"Гастрольләрдә булу саны буенча" күрсәткече буенча төбәк эчендә без уртача башка регионнарны 6 тапкырга узып киткәнбез.

Шул ук вакытта театрларга килүчеләрнең гомуми күрсәткече 2023 ел белән чагыштырганда 112 161 кешегә арткан.

2025 елның 1 яртыеллыгында республика театрларында 900 000 тамашачы булган, 50 премьера спектакле куелган, шуларның 10сы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Мәдәният” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

/ Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре