Аның вәкаләтләре 20 гыйнварда чыккан. “Вечерняя Казань” язганча, ул палатаның яңа – сигезенче составына кермәгән.
Яңартылган палатаның беренче утырышында аның рәисен сайлау күздә тотыла. Басма мәгълүматларына караганда, республика Рәисе ярдәмчесе Александр Терентьев әлеге вазыйфага сайланыр кебек. Узган ел азагында Иҗтимагый палатаның яңа составы (60 кешедән тора) булдырылган.
Аңа республикада күренекле җәмәгать эшлеклеләре, табиблар, эшмәкәрләр, яшьләр вәкилләре, шул исәптән балалар хирургы Кирилл Булатов һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Киселев кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез