Татарстан Югары суды Ирина Шевыреваның кайнатасын иреккә чыгармаган

Бүген Татарстан Югары суды Ирина Шевыреваның кайнатасы – Станислав Шевыревның кулга алынуына апелляциясен караган, дип яза “Татар-информ”.

Аны оешкан төркем составында киленен үтерү омтылышында гаеплиләр.

Адвокатлары судның Станислав Шевыревны кулга алуны карауга формаль якын килүен һәм аңа сак астында тоту чарасын сайлап алу өчен Галләмовның күрсәтмәләренә генә таянуын әйткән. Шул ук вакытта алар, Совет районы суды карарын юкка чыгарып, аңа карата СИЗОда тотмауга бәйле чикләү чарасын билгеләүне сораган.

“Оныкларымның әнисен, улымның хатынын, кызымны үтермәкче булу омтылышына бернинди дә катнашым юк. Катнашым барлыгы турындагы мәгълүматлар – дөреслеккә туры килми. Галләмов белән беркайчан да аралашканым юк һәм хәтта аның белән таныш та түгелмен. Кызык: ул инде 5 көн эчендә 3 тапкыр үзенең күрсәтмәләрен үзгәрткән”, – дип сөйләп үткән ул.

Станислав Шевырев, гаиләсен кайгырту мөмкинлегенә ия булу өчен, СИЗОдан чыгаруларын сораган.

“Волга-Автодор” тормышында катнаша алмавым сәбәпле, кешеләр эшсез калырга мөмкин. Мин – гади кеше, гаилә һәм эш дип яшәдем, һәрвакыт кешеләргә файда китердем, мине өйгә җибәрүегезне сорыйм”, – дигән ул.

Прокурор судтан Ирина Шевыреваның һәм кайнатасының үтенечнамәсен канәгатьләндерүдән баш тартуны, шулай ук Совет районы суды карарын үзгәрешсез калдыруны сораган.

Татарстан Югары суды Совет районы суды карарын үзгәрешсез калдыру турында карар чыгарган. Станислав Шевырев СИЗОда калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре