Татарстан юлларында 112 кешенең гомере өзелгән

Быел Татарстан юлларында 1358 авария булып, аларда 112 кешенең гомере өзелгән, 1692 се имгәнгән.

Әлеге куркыныч саннарны Татарстанның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясендә республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов җиткерде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны 50 гә артык булса, гомере өзелгәннәр 21 гә азрак.

Июнь аенда куркыныч саннарның өчесе дә кимегән. Һәлак булучылар 18 районда – барыннан да бигрәк Югары Ослан, Лаеш һәм Апаста арткан. Юл иминлеген тәэмин итүчеләр июльдә – федераль юлларда, ә август–сентябрьдә төбәк юлларында хезмәткәрләр санын арттырырга җыена. Июль – сентябрьдә авария иң күп булган көннәр булып шимбә санала. Фаҗигаләрнең күбесе көндезге сәгать 3 белән кичке 8 аралыгында килеп чыга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре