Татарстан юлында алты машина бәрелешкән

Татарстанның кайбер районнарында кар явып үтү юлларда күп кенә аварияләргә китергән.

Лениногорк районында яшәүчеләрнең телеграм-каналлары бу җәһәттән видеолар белән тулган, дип яза “KazanFirst”.
Машиналар Зәй-Каратай авылы янында тауга менгәндә бәрелешкән. Шуннан узып китүчеләр сүзләренә караганда, кимендә алты машинага зыян килгән. Кадрлардан күренгәнчә, кайберләре юл кырыена төшеп капланган.
Хәзер биредән узып китү нык кыенлашкан. Автоинспекторлар килеп туган хәлне ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре