• Фото: tatarstan.ru

Татарстан канаты

Биш төбәккә – икешәр вертолет. Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» (ГТЛК) белән килешү кысасында илнең биш авиакомпаниясенә ун яңа Ми-8МТВ-1 вертолетларын тапшырды. Казан вертолет заводында узган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «ГТЛК» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих катнашты.

Казан вертолетлары Новосибирск, Томск, Сахалин өлкәләре, Чукотка автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасына очты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Ми-8» вертолеты – авиация тарихында иң күп җитештерелгән, универсаль һәм ышанычлы машиналарның берсе. Ул үзен төрле бурычларны үтәүдә яхшы яктан күрсәтте. Республика Рәисе Россия Президентына үзебезнең авиация җитештерүенә ярдәм итү программалары өчен рәхмәт тә белдерде. «Бүгенге шартларда авиация сәнәгате үсеше ил өчен стратегик әһәмияткә ия», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, гамәлдәге федераль ярдәм программалары кысасында Казан вертолет заводы һәм «ГТЛК» тарафыннан соңгы ике елда гына да илнең төрле төбәкләренә 50 вертолет озатканнар. Бүген чираттагы 10 вертолет файдалануга тапшырылачак. Ел ахырына кадәр тагын 23 вертолет әзер булачак. «Без «Россия вертолетлары» холдингына рәхмәтле. Соңгы елларда болай да дөнья дәрәҗәсендә булган Казан вертолет заводы яхшы якка сизелерлек үзгәрде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Евгений Дитрих «ГТЛК»ның илдә вертолетларга төп заказ бирүче булуын ассызыклады. «Бүген Россиядә җитештерелә торган гражданлык вертолетларының яртысы «ГТЛК» заказы буенча сатып алына. Без Казан вертолет заводына заманча, тиз һәм бик тә кирәкле машиналарны үз вакытында һәм югары дәрәҗәдә җитештерүләре өчен рәхмәтле», – диде ул.

Евгений Дитрих әйтүенчә, Казан вертолетларын санитария авиациясе ихтыяҗлары, коткару эшләре, урман янгыннарын күзәтү кебек юнәлешләрдә файдаланалар. «Төбәкләргә яңа техника никадәр күбрәк кайтса, авыллар һәм район үзәкләре арасындагы транспорт элемтәсе шулкадәр тизрәк яхшырачак, пассажирлар йөртү, багаж һәм йөкләр ташу күләме артачак», – диде ул.

Кулланышка тапшырылган һәр «Ми-8»нең салонында 23 урын бар, аларда медицина модульләрен урнаштыру өчен урыннар да әзерләнгән. Моннан тыш, Казан вертолет заводы белгечләре машиналарны камилләштергән. Аерым алганда, вертолетларны өстәмә тышкы ягулык баклары белән җиһазлап, очыш ераклыгын арттырырга мөмкин.

Биредә үк видеоэлемтә аша Горький исемендәге Яшел Үзән заводыннан «ГТЛК»га ике тизйөрешле «Метеор – 2020»  пассажир судносын тапшырдылар. Алар Татарстанда кала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре