Рейтингта Мәскәү һәм Санкт-Петербург лидерлыкка чыккан.
Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнестан товарлар (хезмәтләр) сатып алу буенча Россия төбәкләре өчлегенә кергән. Бу хакта “KazanFirst” Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп, агымдагы елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта бизнестан барлыгы 4,14 триллион сумнан артыграк күләмдә товарлар (хезмәтләр) сатып алынган.
 Татарстаннан тыш, Мәскәү һәм Санкт-Петербург бу җәһәттән алдынгылыкка чыккан.
 Сатып алулар күләме “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проекты күрсәткечләренә кертелгән. Илкүләм проект, башкалары кебек үк, Россия Президенты Владимир Путин башлангычы нигезендә, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез