Газетага язылу

Татарстан космонавты Сергей Рыжиков озак экспедициядән соң Җиргә кайтты

Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Россия Федерациясе Герое Сергей Рыжиков Халыкара космик станциягә 73нче озак экспедициядә катнашканнан соң Җиргә кайтты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Роскосмос матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Мәскәү вакыты буенча 8:04 сәгатьтә «Союз МС-27» корабленең Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий һәм NASA астронавты Джонатан Ким утырган аппараты Казахстанның Жезказган шәһәре районында җиргә төшкән.

Бу – Сергей Рыжиковның өченче космик очышы. Бу юлы ул 245 көн Җирдән читтә булган. Ул 5 августтан 7 декабрьгә кадәр Халыкара космик станция командиры булды (хәзерге вакытта вәкаләтләр астронавт Майкл Финкка тапшырылган).

Сергей Рыжиковның космоска беренче очуы 2016 елның октябрендә – 2017 елның апрелендә (Халыкара космик станциягә 50нче озак экспедиция), ә икенче очуы 2020 елның октябрендә – 2021 елның апрелендә (64нче озак экспедиция) булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре