Татарстан кырларыннан 1 миллион тоннадан артык икмәк җыеп алынды

Татарстан кырларыннан быел җыеп алынган иген уңышы 1 миллион тоннадан артып китте. Республика игенчеләре бер гектардан уртача 31,7 центрнер икмәк суктырып ала. 7 августка басу-кырларның 25 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Иң күп икмәк җыеп алган районнар исемлегендә Буа (62 366 тонна), Әлки (53 536), Спас (51 699), Тәтеш (50 834) һәм Зәй (48 688) районнары бар. Иң күп уңыш Тәтеш (бер гектардан 48,5 центнер), Аксубай (39,5), Зәй (39,5), Минзәлә (39,1) һәм Яңа Чишмә (37,8) кырларында җыеп алына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре