Газетага язылу

Татарстан Лисичанск һәм Рубежное балаларының Яңа ел хыялларын тормышка ашырды

Яңа ел алды көннәрендә Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә «Теләкләр чыршысы» утлары кабынды. Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында биредә концертлар узды, анда һәр бала үзенең кадерле бүләген алды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Күркәм традиция буенча Татарстан Республикасы балалар өчен чын бәйрәм оештырды, аларның яңа ел теләкләрен чынга ашырды.

Яңа ел акциясе төрле яшьтәге балаларны берләштерде – барлыгы 50 бала теләге үтәлде. Акциядә катнашучылар электр самокатлары, велосипедлар һәм скейтбордлар, музыкаль колонкалар, уенчыклар, гитара, тегү машинасы, шулай ук Казанга сәяхәт турында хыялландылар. Барлык бу хыяллар үзләренең башкаручыларын тапты һәм чынбарлыкка әверелде.

Бәйрәм чарасында балаларга ТР вице-премьеры Ринат Садыйков мөрәҗәгать итте.

«Безнең яшь, данлыклы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең иң кадерле балалары. Бүген без сезнең белән «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашабыз. Без – Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары исеменнән – сезне якынлашып килүче Яңа ел белән белән котлыйбыз һәм сезгә хыялланган бүләкләрне бүләк итәбез. 2026 ел сезнең, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен иң якты, игелекле һәм җылы ел булсын!» – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре