Бүген Татарстанда 1606 мәчет исәпләнә. 110 мәчет – дәүләт саклавында , шулай ук алар белән бәйле 24 объект – мәдрәсә, мулла йортлары һәм уку йортлары дәүләт саклавында тора.
Иван Гущин хәбәр иткәнчә, 2020 елдан республикада мәчетләрне реставрацияләүгә 1,82 млрд сум юнәлдерелгән. Әлеге сумманың 873 млн сумы – бюджеттан тыш акча, 769 млн сумы – Татарстан бюджетыннан, тагын 179 млн сумы федераль бюджеттан кергән.
Ул шулай ук Биектау районының Айбаш авылында агач мәчетне торгызу эшләре төгәлләнүе турында сөйләде. Ул 20 мартта – Ураза бәйрәме көнендә ачылды.
Казанда 1897 елда төзелгән завод мәчетен этаплап реставрацияләү дәвам итә. Эшләр хәйрия акчаларына алып барыла.
2026 елга планнарда – Кукмара районының Әсән-Елга авылындагы Татарстанның иң борынгы агач мәчетләренең берсен, шулай ук Питрәч районының Шәле авылындагы мәчетне торгызу. Хәзер бу проектлар өчен финанслау чыганаклары эзлиләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез