Бу хәл Яңа Шигали авылындагы мәгариф оешмасында булган.
Питрәч районы Яңа Шигали авылында 15 яшьлек малай нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә китерелгән. “KazanFirst” мәгълүматларына караганда, бала аңсыз булган. Табиблар аның баш мие селкенүен ачыклаган.
Агентлык язганча, бу көнне лицейда үсмер үзенең яшьтәше белән сүзгә кергән. Болар сүз белән генә туктап калмыйча, үзара тукмашуга ук күчкән. Малайга шунда нык кына зыян килгән. “Йодрык сугышында” катнашучының икенчесе дә – шушы ук мәктәп укучысы, сугыш чукмары булып чыккан. Аның мәктәп эчендә исәптә торуы, шулай ук еш кына ПДНда “кунак” булып кайтуы мәгълүм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез