Татарстан мәктәпләрендә буллингтан зарланучылар саны арткан

Татарстан мәктәпләрендә буллинг, ягъни баланы кыерсыту очракларыннан зарланучылар саны арткан. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте.

“Безгә мөрәҗәгать итүчеләр әйтүенчә, укучылар арасында бер-берсенә карата агрессия очраклары арткан. Шул ук вакытта, мәктәп администрацияләре мондый низагларны вакытында хәл итү өчен тиешле чаралар күреп бетерми”, – диде вәкаләтле вәкил.

Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, белгечләр белем бирү учреждениеләрендә буллингка дучар булган балалар белән аралашкан. “Моңа бәйле барлык мөрәҗәгатьләрне, алар тулысынча хәл ителгәнче, шәхсән үз контролемдә тоттым”, – диде вәкаләтле вәкил. Аерым алганда, баланы кыерсытуга бәйле очраклар Казан, Чаллы мәктәпләрендә теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре