Бүген, Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, парламент бинасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте әзерләгән «Остазлар – Наставники” күргәзмәсе ачылды. Экспозиция массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә остазларга багышлана, проектта катнашкан профессиональ журналистлар хезмәттәге үсешләрендә юл күрсәткән укытучыларына, ярдәм иткән киңәшчеләренә рәхмәт әйтеп, абруйлы шәхесләр белән бәйле тарихларын бәян итә. Күргәзмә белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танышты.
«Остазлар – Наставники» проектының геройлары 19 журналист һәм аларның 19 остазы. Алар арасында – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының журналистика һәм медиа коммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, «Татамедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Татарстан» ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, шулай ук республика газета-журналлары редакторлары Равил Фәйзуллин, Рөстәм Галиуллин, Илфат Фәйзрахманов һәм башкалар.
Проектта катнашучы дүрт остаз инде мәрхүм, әмма алар турындагы хәтер һәрвакыт укучыларның күңелләрендә маяк булып саклана. Татарстанның каләм ияләре республика парламент журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән, 20 елга якын Дәүләт Советының матбугат хезмәте белән җитәкчелек иткән һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары өчен квалификацияле кадрлар тәрбияләүгә зур өлеш керткән Резидә Макуева турында җылы истәлекләрне саклый.
«Остазлар» проекты кысаларында Резидә Макуева турында Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова искә ала. Ул үзенең һөнәри чыныгуында нәкъ менә Резида Макуеваның төп шәхес булуын билгеләп үтә.
«Безнең гаиләдә беркайчан да журналистлар булмады. Шуна курә мин бөтен белемемне университетта һәм практикада Резидә ападан алдым. Аның намуслылыгы – күп журналистлар өчен үрнәк. Ул мине һәрвакыт жаваплы булырга hәм журналист һөнәрен хөрмәт итәргә өйрәтте. Мин остазыма мең рәхмәтлемен һәм ул минем белән горурлансын өчен барысын да эшлиячәкмен», – дип яза Лилия Галимова үз остазы турында.
Татарстан каләм ияләре республикада журналистикага нигез салучы легендар шәхес, Казан Дәүләт Унгиверситетының журналистика кафедрасы деканы булып, бик күп мөхәррирләрнең һәм хәбәрчеләрнең остазына әверелгән Флорид Әгъзамов турында истәлекләрне кадерләп саклый.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, теләсә нинди һөнәрдә яшь буынга эш нечкәлекләрен җиткерергә тәҗрибәле остазларның ярдәм итүе кирәк.
«Бу һәр журналистның йөрәгендә тирән эз калдырган әһәмиятле проект, – дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев, журналистлар белән аралашканда, – Журналистикада һөнәрнең төп нечкәлекләренә төшендереп, ярдәм итүче һәм аларны эштә кулланырга өйрәтүчеләр булу бик мөһим».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез