Татарстан мөфтие Фәләстыйндагы вакыйгалар уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәләстыйндагы вакыйгалар уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

“Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Көн саен без Фәләстыйнда дин кардәшләребезне үтерүләре турында берсеннән-берсе аянычрак хәбәрләр ишетәбез. Авырулар, балалар, хатын-кызлар, картлар, тыныч халык сыену урыны тапкан хастаханәне утка тоту чираттагы, әмма барлык чикләрне узып киткән, Фәләстыйн халкын юкка чыгаруга юнәлтелгән коточкыч хәл булды. Ул халыкара ислам җәмәгатьчелегенең Фәләстыйнны җир йөзеннән юкка чыгаруга кагылышлы барлык куркуын да раслады.
Тыныч халыкны юк итүнең ерткыч, вәхши ысуллары Гитлер нацистларының җинаятьләрен искә төшерә.
Хөрмәтле дин кардәшләр! Фәләстыйн халкын камалышта тоту аларга гуманитар ярдәм күрсәтү эшен катлауландыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәзерге вакытта Газәдә мөселманнарга ярдәм итү мөмкинлекләрен өйрәнә һәм акча җыю турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Хәзер без дога кылырга тиеш. Мин Татарстан имамнарын бу көннәрдә һәр намаздан соң Фәләстыйн өчен дога кылырга һәм аны азат итү һәм коткару өчен Коръән хәтем чыгарга чакырам.
Бүгенге көндә, Фәләстыйн, бөтен халыкара тәртипләрне бозып, рәхимсез көч куллануга, террорга һәм камалышка дучар ителә. Мин үзем һәм Татарстанның барлык имамнары исеменнән ил җитәкчелегенә бу авыр көннәрдә кардәшләребезгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәм. Без Фәләстыйн халкы өчен кайгырабыз һәм аларның фаҗигасен уртаклашабыз. Ислам өммәте һәм халыкара җәмәгатьчелек, булган хәлләрне хөкем итү генә түгел, ә Фәләстыйн халкын Израиль агрессиясеннән һәм оккупациясеннән яклау чараларын да күрергә тиеш.
Йа Рабби! Мөселманнарны явызлыктан һәм җәберләүдән сакла, аларга дошманны җиңәргә мөмкинлек бир һәм Фәләстыйндагы башбаштаклыкны туктат!» – диелә мөрәҗәгатьтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре