4 нче такыр сайланган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Казан Экспо»да узган XIII Республика ифтарын оештыручыларга рәхмәт белдерде, дип яза Татар-информ.
"Оештыручыларга, Радикка (Абдрахмановка), волонтерларга рәхмәт әйтәсем килә. Пәйгамбәребез әйткәнчә: «Кешеләргә рәхмәт әйтмәгән кеше Аллаһы Тәгаләгә дә рәхмәт әйтми", – диде журналистларга Камил хәзрәт.
Мөфти билгеләп үткәнчә, чара яхшы оештырылган: 600 волонтер эшкә җигелгән, ифтар өчен 13 мең порция әзерләгәннәр.
Ул шулай ук быел республика ифтарына планлаштырылганнан күбрәк кеше килүен әйтте:
"Кешеләр күбрәк иде, теләүчеләр күп булганга шатланырга кирәк. Киләсе елда уйлап бетерербез, нәтиҗәләр ясаячакбыз», – диде Татарстан мөфтие.
Ул шулай ук кешеләрне билет белән килергә чакырды.
"Алар (билетлар) бушлай таратыла һәм оешма өчен кирәк. Безнең яктан барысы да югары дәрәҗәдә эшләнде", - дип йомгаклады мөфти.
ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, үз чиратында, ураза тотучылар санының ел саен артуын билгеләп үтте.
"Елдан-ел ураза тотучылар саны арта, кешеләр Рамазан шатлыгын бер-берсе белән уртаклашырга омтыла. 13 нче Республика ифтары - моңа дәлил. Димәк, аны үстерергә һәм масштабын арттырырга кирәк! Аллаһы Тәгалә әлеге чараны оештыруга үз өлешен керткән һәркемнең тырышлыгын кабул итсен. Ул югары дәрәҗәдә оештырылган иде", - диде Илфар хәзрәт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез