Газетага язылу

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары Хәтер көнен билгеләп үттеләр

Бүген, Шәүвәл аеның 13 нче көнендә, Казанда традицион «Хәтер көн» узды.

Бу төрле вакытта дин, Ватан һәм милләт хакына гомерләрен салган татар халкы геройларын искә алу көне.

Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары советы үткәрде.

Татарстаннан 50дән артык аксакал Казан ханнары мавзолее һәм Сөембикә манарасы янында Коръән укыдылар һәм Казанны алуда һәлак булганнарның рухына дога кылдылар. Аннары Казанның «Иске Таш " мәчетендә пленар өлеш – ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары советының гомуми җыелышы узды.

ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазь сөйләде, өйлә намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде. Киләчәктә төзеләчәк «Татар халкы каһарманнары истәлегенә» мемориаль стеласы урынында аксакаллар шулай ук шаһид киткән милләтәшләребез рухына дога кылдылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре