Газетага язылу

Татарстан муниципалитетлары махсус операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын арттырды

Соңгы дүрт елда Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча муниципаль чаралар саны ике тапкырдан күбрәккә артып, 2026 елның 1 апреленә 3 082гә җиткән. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Ведомство махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын билгеләү буенча кабул ителә торган муниципаль актларны исәпкә алып кына калмый, аларны әзерләү һәм камилләштерүдә методик ярдәм дә күрсәтә.

«Әгәр 2022 ел ахырында 1 360 ярдәм чарасын теркәгән булсак, бүген инде алар өч меңнән артып китте. Бу - безнең республика өчен Ватанны саклаучыларны кайгыртуның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә», – дип билгеләп үтте ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

«Бу ярдәм тормышның барлык төп өлкәләренә – салым ташламаларыннан алып балаларга белем бирү һәм психологик ярдәмгә кадәр – кагыла», – дип өстәде министр урынбасары.

Муниципаль регистрга ярдәмнең 16 төре турында белешмәләр кертелгән, алар арасында үзара салым акчаларын түләүдән азат итү, җир салымы һәм физик затларның мөлкәтенә салым буенча ташламалар киң таралган.

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә (мәктәпләрдә түләүсез туклану, балалар бакчалары өчен түләүдән азат итү, лагерьларга юллама алуга өстенлекле хокук һәм мәгариф учреждениеләренә чиратсыз кабул итү) аерым игътибар бирелә.

Юстиция министры урынбасары сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң күп ярдәм төрләрен Алабуга һәм Менделеевск районнарында тәкъдим итәләр – монда унбер төрле ташлама һәм ярдәм программасы бар. Казанда, Актаныш, Әлмәт һәм Кайбыч районнарында хәрбиләрнең гаиләләре ярдәмнең ун төреннән файдалана ала.

Ярдәм чаралары турында барлык мәгълүмат белән Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой рос

Көн хәбәре