Татарстан өстендә Украинаның тагын бер пилотсыз очкычы бәреп төшерелде

Төнлә Татарстан Республикасы территориясендә Украинаның пилотсыз очкычы бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы.

Моннан тыш, Украинаның өч пилотсыз очкычлары Брянск өлкәсе территориясендә, дүрт пилотсыз очкыч Кара диңгез акваториясе өстендә тотылган. Шулай ук, бер БПЛА Тула өлкәсе территориясендә юк ителгән.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән иртүк Росавиация Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре