Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-ат 600 мең сумлык Suzuki Grand Vitara автомобиленнән мәхрүм калган. Машинасын ул фатирга түләүнең бер өлеше сыйфатында тапшырган, әмма сатучы мошенник булып чыккан. «Авто»ны, хуҗасыннан сорамыйча гына, кемгәдер сатып җибәргәннәр, ә акчасын үзләренә алып калганнар. Әлеге очрак буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Хәзер прокуратура суд аша сату-алу килешүенең гамәлдә түгеллеген тануга ирешмәкче.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез