Татарстан - «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы субъектларының берсе

Бүген кич Россия Дәүләт академия Зур театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» программасын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә лаек булды.

Безнең республика «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларының берсе дип танылды.

"Бу проект безне үзгәрергә мәҗбүр итте. Ул безгә балаларыбызны һәм яшьләребезне яхшырак аңларга, иртәгә үк үз балаларын безнең учреждениеләргә алып киләчәк һәм даими тамашачылар булачак кешеләр белән аралашуга ярдәм итә. Шуңа күрә бу проект киләчәгебез бар дигән ышаныч тудыра», - дип билгеләп үтте Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова бүләкләү тантанасында.

Чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова төгәлләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча 341 меңнән артык яшь татарстанлы картаны рәсмиләштергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре