Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия Республикасының сәнәгать һәм технологияләр министры Мәхмәт Фатих Каджир белән очрашты.
«Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора. Моңа делегацияләр белән актив алмашу һәм Төркия Республикасы җитәкчелеге белән җайга салынган элемтәләр, Казандагы Генераль консуллык һәм Сезнең илнең Сәүдә атташесы һәм Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең нәтиҗәле эшчәнлеге, шулай ук турыдан-туры авиация элемтәсе ярдәм итә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.
Ул ассызыклаганча, Төркия Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. "Сезнең ил компанияләре безнең республикага 2 млрд доллар тирәсе инвестицияләде. Бездә төрек заводлары уңышлы эшләп килә», - диде Рәис.
Министр Рөстәм Миңнехановка икътисадый элемтәләрне ныгытуда шәхси позициясе өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез