«Авиатор» – электроника һәм приборлар төзү өлкәсендә гамәлдәге җитештерүләрне, тикшеренү бүлекчәләрен һәм технологик стартапларны урнаштыру өчен технологик мәйданчык. Анда 2,5 га мәйданда 18 аерым корпус урнашкан.
Бүген технопаркта 7 резидент эшли. Рөстәм Миңнеханов аларның эшчәнлеге һәм җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты. Күргәзмәдә «Ойл» (транспорт мониторингы өчен җайланмалар җитештерү), «Прайд Тек» (пластмасса кою, пресс-формалар ясау һәм металл эшләнмәләрне механик эшкәртү), «Нитеос» (энергияне нәтиҗәле куллана торган светодиодлы җайланмалар һәм оптика җитештерү), «Карбонтекс» (3D-тукучылык), «Цифрлы технологияләр үзәге» (кою җайланмалары һәм ком формалары ясау), «Акыллы климат системалары» (климат системаларына идарә итүнең электрон җайланмаларын һәм контроллерларын җитештерү).
Аннары Татарстан Рәисе контроль-үлчәү техникасы: метеорология җайланмалары һәм газ анализаторлары җитештерү буенча «Техавтоматика» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгын карады. Рөстәм Миңнехановка җитештерү участокларының эше, эшләнмәләрне чыгаруга әзерләү һәм үзебезнең ил компонентларын куллану турында сөйләделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез