Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Аксубай районында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән бергә басуларны карап чыкты һәм урып-җыю кампаниясенең агымдагы нәтиҗәләре белән танышты. Районның чәчүлек мәйданнары 78,9 мең гектар тәшкил итә, шулардан 44,2 мең гектар — язгы чәчү җире, ә 22,5 мең гектар – көзге культуралар.
Муниципалитет башлыгы терлекчелек үсеше турында сөйләде: районда 7879 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3868 сыер исәпләнә. 9002 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Сәфәр кысаларында район механизаторлары, фермерлары, инвесторлары һәм авыл җитәкчеләре белән очрашу узды. Миңнеханов аграрийларга авыл хуҗалыгына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук терлекчелекне үстерергә һәм баш санын арттырырга чакырды.
Республика Рәисенә шулай ук агродроннарның – басуларга төрле составлар сибү һәм десикацияләү өчен кулланыла торган пилотсыз системаларның эше дә күрсәтелде. Әлеге җайланмалар гади техника керә алмаган җирләргә ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чараларын сибә. Миңнеханов инфраструктураны үстерүнең мөһимлеген ассызыклады: 2025 елда авыл җирлекләрендә юлларны һәм су белән тәэмин итүне финанслау арттырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез