Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн корольлегенең Россиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Әхмәд Абдулрахман Мәхмүд Исмаил Әл Саати белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.
“Бәхрәйн белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәбез. Безнең илләр лидерлары даими элемтәдә тора. Татарстан үз ягыннан Россия – Бәхрәйн мөнәсәбәтләре кысасында хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертүгә омтыла”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Бәхрәйн делегацияләре – республиканың еш кунагы. Алар Татарстанның нефть-газ-химия форумында һәм “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum Халыкара икътисадый форумында даими катнаша, шулай ук “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме эшенә зур өлеш кертә.
“Король галиҗәнабләре Сезгә зур сәламнәрен һәм иң изге теләкләрен тапшырды. Ул Мәскәү һәм Бәхрәйндагы очрашуларыгызны һәрвакыт бик җылы искә ала”, – диде, үз чиратында, илче.
Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү, фән-мәгариф, мәдәни һәм туристлык өлкәләрендә элемтәләрне ныгыту, ислам банкингы, шулай ук хәләл-индустрия өлкәләрендәге хезмәттәшлек буенча фикер алышты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез