Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Очрашу ПМЭФ кырларында узды, бу хакта Татарстан Рәисе сайты хәбәр итә.
 
ТР Рәисе Татарстан предприятиеләренең Тыва белән багланышларны үстерүгә зур кызыксыну күрсәтүенә игътибар итте. Бүген йөк техникасы, шина продукциясе, компьютер техникасы һ.б. кайтарыла. «Без машина төзелеше, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Тыва Республикасы Башлыгы очрашуны Республика Рәисе адресына рәхмәт сүзләре белән башлады. "Безнең мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибарыгыз өчен рәхмәт. Шулкадәр якынлаштык, дуслаштык", - диде Владислав Ховалыг.
Ул хәбәр иткәнчә, Казанда «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумында катнашырга чакыру алган һәм һичшиксез делегация җибәрәчәкләр.
Очрашу кысаларында 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Тыва Республикасы Хөкүмәте арасында Икътисадый, мәдәни социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез