Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләре лигасының Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Вәлид Хәмид Шилтаг (Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче статусына ия) белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов илчегә 16 нчы KazanForum да катнашырга дип Казанга килгәне өчен рәхмәт белдерде. "Безнең форум елдан-ел кызыклырак һәм баерак була бара. Ышанам ки, Сезнең анда катнашуыгыз һәм Татарстанда булуыгыз файдалы һәм нәтиҗәле булыр", - диде ТР Рәисе.
Ул ассызыклаганча, Татарстан ислам дөньясы белән элемтәләрне актив үстерә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча яхшы элемтәләр урнаштырылган. Республиканың ИХО әгъзалары булган илләр белән товар әйләнеше 8 млрд долларга җитә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Гарәп дәүләтләре лигасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал булуын билгеләп үтте. «Безнең гарәп илләреннән булган партнерларыбызга тәкъдим итәрлек әйберләребез бар", - диде ул.
Әңгәмә барышында яклар сәүдә-икътисадый багланышларны киңәйтү, ислам финанслары, хәләл индустрия өлкәсендәге багланышлар перспективалары, гуманитар һәм рухи хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар.
Гарәп дәүләтләре лигасы - төбәк хөкүмәтара оешма. 1945 елда барлыкка килә. 22 дәүләтне берләштерә. Төп максат - әгъза дәүләтләр арасында багланышларны һәм һәрьяклы хезмәттәшлекне ныгыту, аларның сәяси эшчәнлеген җайга салу, бәйсезлекне һәм суверенитетны яклау. Вәлид Хәмид Шилтаг Лиганың Мәскәү вәкиллеген 2024 елдан бирле җитәкли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез