Татарстан Рәисе һәм Беларусь Премьер-министры “КамАЗ”да булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеүанов һәм Беларусь Премьер-министры Александр Турчин Чаллыга эшлекле сәфәре кысасыңда “КамАЗ” предприятиесендә булды.

Беларусь делегациясе “КамАЗ” генераль директоры Сергей Когогин озатуында автомобиль заводының төп җыю һәм кабиналар җыю конвейерлары эше белән танышты. Һәр көн саен биредә 210лап автомобиль җитештерелә. Модель рәте 300ләп модификацияне үз эченә ала. Узган елда 53 мең берәмлек техника җитештерелгән. “КамАЗ”ны Беларусьтан 40 предприятие автокомпонентлар белән тәэмин итә.

Шуннан соң Александр Турчин Чаллы автогигантының Инновацион үзәген карады. Биредә перспективалы технологияләр эшләнелә. Соңыннан алар производствога кертелеп, яңа материаллар, агрегатлар, комплектлау детальләренә әйләнә.

Ахырда кунаклар “КамАЗ”ның фәнни-техник үзәгендә булды. Биредә алар ике дистә “КамАЗ” автомобиле белән, шул исәптән үзбушаткычлар һәм водородта эшләүче техника белән таныштырылды. Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Турчин шулай ук К-5 буыны йөк машиналарында йөреп карады. Татарстан Рәисе – КАМАЗ-54902, Беларусь Премьер-министры – КАМАЗ-54901 рулендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре