Соңгы шундый документ 2013 елда ук имзаланган иде. Республиканың кайбер предприятиеләре Ингушетия компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, "МТЗ-Татарстан", "КАМАЗ", "КАМА" сәүдә йорты һәм башкалар.
Имзаланган документ кысаларында Ингушетиягә ягулык һәм нефть химиясе продукциясе, авыл хуҗалыгы комплекслары, медицина эшләнмәләре, көнкүреш химиясе, автомобиль техникасы китереп тору өлкәсендә хезмәттәшлек перспектив юнәлешләр булып тора.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ингушетиядә эш сәфәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез