Татарстан Рәисе «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Чара Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов рәислегендә узды.

Утырышта катнашучылар җитештерүдәге эшләрнең агымдагы торышын карадылар, компания ирешкән финанс күрсәткечләре турында фикер алыштылар, киләсе елга планнар билгеләделәр. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының берничә дәүләт бүләген тапшырды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов фәнни-техник үзәктә булдылар һәм «КАМАЗ» моделе рәтенең яңалыкларын карадылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре