Киләсе атнада һава температурасының түбәнәюе көтелә, кар явуы ихтимал. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, юл һәм торак-коммуналь хезмәтләр кышкы режимда эшли башларга әзер булырга тиеш. «Республика Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына, Идел-Нократ идарәсенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына юл техникасының һәм бозлавыкка каршы материалларның тулы әзерлеген, теләсә нинди һава шартларында автомобиль юлларының барлык категорияләрен норматив карап тотуны тәэмин итәргә кирәк. Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән берлектә катлаулы һава шартларында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметү буенча чаралар күрергә кирәк. Районнар башлыкларына 2026 елга юл-урам челтәренә хезмәт күрсәтүгә контрактлар төзү эшләрен тиз арада төгәлләргә кирәк», – дип ассызыклады республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, башлыклар белән бергәләп, коммуналь хезмәтләрнең һәм идарәче компанияләрнең җәмәгать урыннарын, ишегалларын һәм җәяүлеләр зоналарын кышкы карап тотуга, карны вакытында җыештыруга һәм чыгаруга, әлеге территорияләрдән бозларны бетерүгә әзерлеген тәэмин итәргә кушты. «Бу безнең гражданнар өчен мөһим мәсьәләләр. Аларны даими контрольдә тотарга кирәк», – дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе.
Ел саен ноябрьдән февральгә кадәр республикада янгыннар саны арту, һәлак булучылар саны арту күзәтелә. «Торак фондында янгыннарга һәм анда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау максатыннан муниципалитет башлыкларына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, социаль яклау, газ хезмәте, идарәче компанияләр бүлекчәләре белән берлектә, шәһәрләрдә һәм районнарда ведомствоара профилактика төркемнәре төзергә кирәк. Торак йортларда кешеләр белән профилактик әңгәмәләр оештырырга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз картларга һәм социаль яктан имин булмаган гражданнарга аерым игътибар бирергә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү, халыкның аз керемле катламнарына мичләрне һәм электр үткәргечләрен ремонтлауда адреслы социаль ярдәм күрсәтү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктырту, халык арасында янгынга каршы тематикага материаллар тарату буенча эшне көчәйтергә өндәде.
Газ җайланмаларын имин эксплуатацияләү мөһим мәсьәлә. Җылы бирү сезоны башланганнан бирле республикада борчулы очраклар теркәлгән инде. Казанда угар газы белән агуланудан 3 кеше зыян күргән, алар арасында өлкән яшьтәге хатын-кыз да бар. Әлмәттә ике кечкенә бала хастаханәгә озатылган.
«Газ хезмәтләренә һәм идарәче компанияләргә гражданнарга газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен аңлату буенча киң мәгълүмати эш алып барырга кирәк. Фатир эчендәге һәм йорт эчендәге газ челтәрләренең, бигрәк тә иске торак фондының торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Төтен чыгу юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерүгә аерым игътибар бирергә кирәк - нәкъ менә аларның төзексезлеге еш кына агулануга сәбәп була. Кешеләрнең иминлеге – безнең һичшиксез өстенлегебез. Барлык хезмәтләрне һәм җаваплы затларны бу мәсьәләләргә максималь җаваплылык белән карауларын сорыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез