Газетага язылу

Татарстан Рәисе Лаос Премьер-министры Салэмсай Коммасит белән очрашты

Лаоска эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос Премьер-министры Салэмсай Коммасит белән очрашты. Ул республика Рәисен һәм бөтен делегацияне җылы сәламләде.

"Нәкъ менә мин, Премьер-министр урынбасары буларак, Татарстанга визитыбыздан соң Сезне Лаоска чакырдым. Чакыруны кабул итүегезгә чын күңелдән шатмын һәм без бүген очраштык", - диде Салэмсай Коммасит. 

Сезнең визит Татарстан белән Лаос арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булачак, дип билгеләде ул. 

Республика Рәисе Премьер-министрга Лаоска чакыруы өчен рәхмәт белдерде һәм очрашуны сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенең беркетмә күрсәткечләреннән түгел, ә Россия Президентына бүләк ителгән һәм Казан зоопаркына тапшырылган ике филнең үзләрен ничек хис итүе турында сөйләүдән башлады.

"Россия белән Лаосның дипломатик мөнәсәбәтләренең 65 еллыгы уңаеннан тапшырылган фил балалары инде бөтен кешенең яратканнарына әверелде - көн саен йөзләгән шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары аларны карарга килә. Бу хәрәкәтне халыкларыбыз арасындагы чын ышаныч үрнәге дип саныйм", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышу барышында республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан Лаосны АСЕАН белән хезмәттәшлек итү юлы итеп күрә һәм озак вакытлы партнерлыкка әзер. 

"Кызганычка каршы, бүген сәүдә-икътисадый багланышлар юк диярлек. Товар әйләнеше дә бик түбән. Шул ук вакытта безнең республиканың Лаос белән хезмәттәшлек итүнең уңышлы мисаллары бар: Казан вертолетлар заводы һәм КАМАЗ», - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре